Муниципальное бюджетное учреждение

"Муниципальный архив г.Тобольска"

 

         

 

Новости

Фонды

НСА

Методические пособия

Законодательство

Библиотека

Услуги

Фотогалерея

Гостевая книга

Наши координаты

Бланки заявлений

Тарифы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

назад

 

«Ищите меня в моих стихах»,

 

 «Шигырьләремнән мине эзлә-из»

 

 

 

К Юбилею поэтессы

Почётного работника общеобразовательной школы РФ,

члена Союза писателей сибирских татар Тюменской  области

Галии Тухватулловны Абайдуллиной

 

 

Галия Тухватулловна  Абайдуллина принадлежит к плеяде татарских поэтов, творчество которых  выдвинуто на литературное поприще сложным переходным периодом на вехе двух общественно-экономических формаций, когда рушились старые взгляды, но не было готово новое мировоззрение.

 

Первый сборник ее произведений «Простят ли меня цветы?» («Гафү итәрсезме, чәчәкләр?») вышел в свет в 2003 году. С тех пор Галия Тухватулловна активно и плодотворно  работает в жанре поэзии. Главными чертами ее поэтического творчества являются  гражданское звучание, отражение особенностей национальной культуры, истории, любовь, нравственность и благородство.

 

В 2006 году выходит новый сборник ее стихов «Куда спешишь так, облако? («Кая, болыт, болай ашыгасың?»)

 

В 2009 году опубликовано 3 сборника ее стихов различной тематики: «Спасибо, школа!» («Рәхмәт, мәктәбем!»), «Безвинные жертвы («Гаепсез корбаннар») и  «Любовь – не ошибка» («Ярату – ялгышү түгел»).

 

В 2010 году выходит в свет сборник стихов  «Путешествие в прошлое» («Үткәннәргә сәяхәт»), в 2011 – «Друзьям» («Дусларга»), в 2012 году «Судьбы или ошибки?» («Язмышлармы, ялгышлармы?»), в 2013 году – «Запою и расплачусь» («Ерсалам, еглап барам»).

 

В 2013 году Галия Тухватулловна выпустила сборник, куда вошли материалы по развитию татарского языка: пословицы, поговорки, игры-приметы: «Народ тоже правду скажет» («Халык әйтсә, хак әйтер»).

 

Литературное творчество для Галии Тухватулловны стало возможностью рассказать миру  о себе, о жизни, быте сибирско-татарского народа. Она часто встречается с земляками, школьниками, любителями поэзии, поклонниками ее творений, заряжая окружающих людей своей нескончаемой энергией, душевной теплотой и дружелюбием.

 

В настоящее время готовится к изданию сборник избранных произведений поэтессы «Ищите меня в стихах» (Шигырьләремнән мине эзлә-из»).

 

 

Из сборника "Кая, болыт, болай ашыгасың?"

 

ТУБЫЛ ШӘҺӘРЕМ

 

Туган ягым – Себер киңлегендә

Иртеш белән Тубыл кушылган.

Алар очрашкан изге бу җирдә

Тубыл дигән шәһәр корлыган.

 

Тубыл дисәң, күз алдына килә

Дан китергән дини шәхесләр;

Булып кайтам кебек яннарында,

Шатлык бүләк итә шул хисләр.

 

Тубыл шәһәре Уба куенында

Акчарлакка охшап күренә.

Кунаклары якты истәлекләр

Салып кайта йәрәк түренә.

 

Яратам мин Тубыл шәһәремнең

Үткәннәрен һәм хәзергесен;

Анда туган яшьлек хисләременең

Исемдә саклыйм кадерлесен.    

 

БӘХЕТ

Бәхет, сине күпме эзләп йөрдем!

Үз итмәдең. Качтың, котылдың…

Утта яндым. Диңгезләр кичкәндә

Суда саламнарга тотындым.

 

Күз – яшьләрем энҗе, мәрҗән булып

Уйларыма тепез куелган.

Йөрәгемнең кан тамчыларыннан

Куңелемә ядкарь уелган.

 

Гомер юлым – гаделлек һәи иман.

Хакыйкатьтән кордым кыйбламны.

Үтәргә тырыштым кушылганны,

Эшләмәдем Ходай тыйганны.

 

Бик соң калып төшендем: бәхетне

Эзләп табып булмый юллардан.

Уртага малам булган бәхетне

Ычкынмасын өчен куллардан.

 

 Из сборника "Үткәннәргә сәяхәт"

 

ДУСЛАР БАРДА

 

Дуслар барда дөнья матур,

Ямь өстәлә җаныңа.

Көчең һәм сихәтең арта

Килеп китсә яныңа.

 

Дустың белән киңәшәсең,

Хәлләрне белешәсең,

Шатлыкны уртаклашасың,

Кайгыны бүлешәсең.

 

Дустың күзжән укып аңлай

Бай эчке дөньялараң;

Чәй эчәләр изге саклап

Мөселман йолаларын.

 

Күчтәнәсчез йөрми дустын,

Сатмый ул татар атын;

Кесә төбе сай булса да,

Күңеле бик бай аның.

 

Якындагы чын дусларың

Хәсрәтне кыскарталар;

Изге дога-теләкләре

Гомерне озайталар.

 

Барны бүлә, юкны белә

Чын-чын татар кызлары.

Язмышыма бик зур рәхмәт,

Бирде шундый дусларны.

 

 

 

 

 

ШӘҺӘР ТУГАН АВЫЛДАН

 

Сәлам биреп кердем карт авылга,

Сәламемне никтер ул алмый.

Башларын җиргә игән таллары,

Тоныкланган сулары таный.

Соңгы сулышында яткан авыл

Яралы йөрәгемне талый.

 

Бетеп барган Бәргәр авылында

Яшьтәш өянкеләр янтайган.

Ерымнары да тирәнәйгәннәр,

Усак-каеннары картайган.

 

Карлыгачлар авылны ташлаган.

Чишмәләрнең җырлары тынган.

Шәһәр, мәрхәмәтеңнән ташлама,

Син үзең дә авылдан туган.

 

Еллап түгел, көнләп үсә шәһәр.

Күбәя анда күшәүчеләр.

Сүнеп бетеп барган авылларда

Азая һаман эшләүчеләр.

 

Авылда калган ике-өч мужик

Иртән торып балчык изәләр,

Шәһәрдә яшәгән тук түрәдән

Файда юк икәнен сизәләр.

(Ә соң өметләрен өзәләр.)

 

Салалардан туалар калалар.

Баксаң, шәһәр – авыл баласы.

Бу баланың иманы бар булса,

Онытмаска тиеш анасын.

 

 

 Из сборника "Дусларга"

 

ДУСЛАРГА

 

«Гафү итәрсезме, чәчәкләр?»

җыентыгы чыгу уңаеннан. 25.09.2003

 

Тормыш карасына манып,

Шигырь яза алмадым.

Язмыш көйләргә өйрәтте,

Җырларсыз да калмадым.

 

Хисләремә сукмак салды

«Яңарыш»ым – юлдашым;

Мен рәхмәт, аннан башланды

Шигърияткә юл башым.

 

Көзгә калып салган сукмак

Өметкә җиткерерме?

Гүзәллекне соңлап күрдем…

Чәчәкләр кичерерме?

 

Хыялларым, өметләрем

Соңарып чәчәк атты.

Бүген… юлга сузылып төшөп,

Сары көз килеп ятты.

 

Яңа нота өстәр идем

Ноталар станына,

Өлгерерменме көйләргә…

Юл калды кыска гына.

 

Иөрәктән, күңел түреннән

Шигырьләр – бүләкләрем;

Дусларым, сезгә исәнлек,

Иминлек – теләкләрем.

 

ЛАЙМЫТАМАКТА МӘЧЕТ АЧЫЛУГА

 

(17.01.09 Мәчет ачылу тантанасына)

 

Лаймытамак туганнарым, шөкер,

Бүген сездә олы тантана;

Авылыгызда мәчет салынды,

Бу иманга юл дип атала.

 

Алланың үзеннән рәхмәт яусын

Изге эшне башкарганнарга;

Савап булыр сәдакалар белән,

Көче белән булышканнарга.

 

Намаз укып һәь догалар кылып,

Бу изге мәчеткә йөрербез;

Рамазан аенда уразалар\ тотып,

Тәңре рәхмәтләрен белербез.

 

Корбан чалып, туган-кардәшләрнең,

Мохтаҗларның кадерен күрербез;

Мәчетебездә вәгазь тыңласак,

Якты булыр иман түребез.

 

Күкләр тыныч булсын.

Мөселманнар кыйбла белсеннәр.

Кылган дога-теләкләребезгә

Фәрештәләр әмин дисеннәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Отрывок из поэмы "ГАЕПСЕЗ КОРБАННАР"

 

5. Язмыш

 

                              Яглыш юлда йөрмәсә дә,

                    Каргады язмыш…

                         Яраклаша белмәүләре

                   Булдымы ялгыш?

 

Авылның бик уңган кызы –

Хәдичә матур,

Унҗиде яшен тутыргач,

Кәримгә барды.

 

Унсигез ел тигез гомер

Иттеләр алар.

Тырышып дөнья көттеләр

Аттырып таңнар.

 

Яратудан яралдылар

Өч кыз, биш егет.

Үстерергә теләк: биреп

Нәсихәт-үгет.

 

Өметләре акланмады

Горур атаның…

Башы хәсрәт белән тулды

Газиз ананың.

 

Йортны хуҗасыз калдырды

Заман ялгышы.

Кәрим ирексез каргады

Явыз язмышын.

 

Аерылу авыр булды

Сыердан, аттан…

Баш иеп гафу үтенде

Көн иткән җаннан.

 

Сукранып озатып калды

Атның дугасы.

Өй түрендә эленеп калды

Ана догасы.

 

Шатлык төсе ак булса да,

Кайгының – кара.

Бәхет бирмәгән язмышка

Карышып кара.

 

Язмыш көчләп, тибеп кертте

Кара зинданга,

Аның сәяси фикере

Каршы булганга.

 

Вакытсыз чәчләр агарды,

Уйлар болганды.

Гаепсез бетүен аңлап

Күңел шомланды.

 

Берәү дә ике үлмәгән.

Әҗәл бер килә.

Борчылды: улларын нинди

Язмышлар көтә?..

 

Тарихта мосны булырмы

Соңгы күрәчәк?

Исемнәре акланырмы?

Нинди киләчәк?..

 

Бер гаебе булмаса да,

Каргады язмыш.

Әллә чынлап та юк микән

Язмыштан узмыш?

 

Из сборника "Ерласам… Еглап барам"

 

БАЛАЛРЫН ТАШЛАГАН ИР БӘЕТЕ

 

Васыять әйтәм, туганнарым,

Улларым һәм кызларым,

Минекедәй ялгышларны

Кабатламан, дусларым.

 

Яшьли яратып алдым мин

Балаларым анасын.

…Аңламады ахмак башым

Ятим булып каласын.

 

Үз хатының, балаларың

Исеңнән китмәс икән;

Ятны алтынга төрсәң дә,

Берчак үз итмәс икән.

 

Ят хатыны үз итсә дә,

Үз итмәдә уллары;

Үз балама булышырга

Кыска булды кулларым.

 

Үз хатыным ник ташладым!

Ятны алып ялгыштым.

Үкенсәм дә, үтенсәм дә

Үзгәрталмыйм язмышым.

 

Ятны ярата алмассың,

Ятлар, берчак, үз булмас;

Егылып елап ятсаң да,

Колак булмас, күз булмас.

 

Картаеп кадерем беткәч,

Җылытмады каннарым;

Олыгайган көннәремдә

Ялгыз калды җаннарым.

 

Картлык җитсә, хәлең бетсә,

Ялгышлар үкендерә;

Хаталарны ярлыка дип,

Ходайдан үтендерә.

 

Ташлама хәләл җефетең,

Кызларың һәм улларың;

Байлык бетсә, көчең китсә,

Булмас икән дусларың.

 

Исән килеш ятим иттем

Хатыным, балаларым;

Ялварсам да Алла Тәгалә

Кичермәс хаталарым.

 

Ялгыз калгач, бу фанинең

Таба алмыйм ямьнәрен;

Кадерсез калды башкаем,

Ага канлы яшьләрем.

 

Ялынам, кабатламагыз

Минем кылган ялгышны;

Балаларым, сез яшәгез

Күрми кайгы – сагышны.

 

                                                      (8.05.2012)

 

 

 

 

 

 Архив интернет-выставок

Яндекс.Метрика