Муниципальное бюджетное учреждение

"Муниципальный архив г.Тобольска"

 

         

 

Новости

Фонды

НСА

Методические пособия

Законодательство

Библиотека

Услуги

Фотогалерея

Гостевая книга

Наши координаты

Бланки заявлений

Тарифы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

назад

 

 

 

Абайдуллина Галия Тухватулловна

 

        Абайдуллина Галия Тухватулловна родилась 2 января 1940 года в ю.Саусканы Тобольского района. Родители: отец – Каричев Тухватулла Айсатуллович, мать – Хисматуллина Сакина Хамидулловна были колхозниками. Детство у Галии Тухватулловны было трудное, как у всех послевоенных детей, приходилось работать с ранних лет, так как в семье она была старшей.

В 1948 году Галия Тухватулловна пошла учиться в Исеневскую начальную школу. В 1952-1955 годах училась в Медянской семилетней школе, в 1955-1958 годах в школе № 15 г.Тобольска. С 11 лет Галие Тухватулловне приходилось жить в общежитиях, где не было никаких условий, часто голодала. Несмотря на все трудности Галия Тухватулловна занималась гимнастикой, акробатикой, стрельбой, участвовала в областных и районных соревнованиях, где поощрялась грамотами. Хорошо танцевала, занимала призовые места.

Когда было свободное время, Галия Тухватулловна писала стихи. Но печатать их было негде, так как не было ни газет, ни журналов на татарском языке.

С детства она мечтала стать учителем, поэтому и в школе старалась учиться лучше. В 1955-1958 годах ходила на педагогические курсы при школе.

В 1961 году Галия Тухватулловна закончила Тобольское педагогическое училище на «отлично» и «хорошо» и была назначена учителем русского языка в Ачирскую начальную школу.

В 1962 году Галия Тухватулловна вышла замуж за Абайдуллина Арзимухамета Карымовича, который тоже работал учителем в той же школе. В 1963 году в семье Абайдуллиных родилась дочь Земфира. В 1964 году Абайдуллины переехали в деревню Лайтамак, где Галия Тухватулловна стала работать учителем начальных классов. Там же они построили собственный дом, в 1965 году у Галии Тухватулловны и Арзимухамета Карымовича родился сын Ривал, а в 1968 году – второй сын – Гарей.               

В 50-60-е годы жить и работать в Заболотье было очень трудно. Учебники таскали на себе через болота. В деревне не было электричества, детского сада, пекарни, бани и других удобств. Весь воскресный день уходил на ручную стирку, мытье, баню, выпечку хлеба и другие домашние хлопоты. Осенью и зимой при свете керосиновой лампы проверяли тетради, писали планы, проводили родительские собрания, читали лекции, доклады, проводили беседы, ставили концерты.

В 1970-1980 годы Галия Тухватулловна была выбрана председателем комиссии по торговле. В 1974-1985 годах была членом исполнительного комитета при сельском совете, в 1980 году была выбрана заседателем народного суда.

Галия Тухватулловна в Ачирской и в Лайтамакской школах в общей сложности проработала 36 лет. Она ветеран педагогического труда, Почетный работник общего образования РФ.

В 1996 году Абайдуллины переехали в Тобольск, где построили собственный дом.

Супруги Абайдуллины

С 1990 года Галия Тухватулловна пишет стихи и печатается в областной газете «Янарыш» на татарском языке. В 2003 году вышел первый сборник стихов «Простят ли меня цветы». В 2006 году в Казани выпустили альманах «Я – сибирский татарин», куда вошли и стихи Галии Тухватулловны. В 2006 году вышел второй сборник стихов «Куда так спешишь, облако?», а в 2009 году – «Любовь – это не ошибка» (избранные произведения)

                   

                                

 

Из сборника "Кая, болыт, болай ашыгасың?"

 

ТУБЫЛ ШӘҺӘРЕМ

 

Туган ягым – Себер киңлегендә

Иртеш белән Тубыл кушылган.

Алар очрашкан изге бу җирдә

Тубыл дигән шәһәр корлыган.

 

Тубыл дисәң, күз алдына килә

Дан китергән дини шәхесләр;

Булып кайтам кебек яннарында,

Шатлык бүләк итә шул хисләр.

 

Тубыл шәһәре Уба куенында

Акчарлакка охшап күренә.

Кунаклары якты истәлекләр

Салып кайта йәрәк түренә.

 

Яратам мин Тубыл шәһәремнең

Үткәннәрен һәм хәзергесен;

Анда туган яшьлек хисләременең

Исемдә саклыйм кадерлесен.    

 

БӘХЕТ

 

Бәхет, сине күпме эзләп йөрдем!

Үз итмәдең. Качтың, котылдың…

Утта яндым. Диңгезләр кичкәндә

Суда саламнарга тотындым.

 

Күз – яшьләрем энҗе, мәрҗән булып

Уйларыма тепез куелган.

Йөрәгемнең кан тамчыларыннан

Куңелемә ядкарь уелган.

 

Гомер юлым – гаделлек һәи иман.

Хакыйкатьтән кордым кыйбламны.

Үтәргә тырыштым кушылганны,

Эшләмәдем Ходай тыйганны.

 

Бик соң калып төшендем: бәхетне

Эзләп табып булмый юллардан.

Уртага малам булган бәхетне

Ычкынмасын өчен куллардан.

 

 Из сборника "Үткәннәргә сәяхәт"

 

ДУСЛАР БАРДА

 

Дуслар барда дөнья матур,

Ямь өстәлә җаныңа.

Көчең һәм сихәтең арта

Килеп китсә яныңа.

 

Дустың белән киңәшәсең,

Хәлләрне белешәсең,

Шатлыкны уртаклашасың,

Кайгыны бүлешәсең.

 

Дустың күзжән укып аңлай

Бай эчке дөньялараң;

Чәй эчәләр изге саклап

Мөселман йолаларын.

 

Күчтәнәсчез йөрми дустын,

Сатмый ул татар атын;

Кесә төбе сай булса да,

Күңеле бик бай аның.

 

Якындагы чын дусларың

Хәсрәтне кыскарталар;

Изге дога-теләкләре

Гомерне озайталар.

 

Барны бүлә, юкны белә

Чын-чын татар кызлары.

Язмышыма бик зур рәхмәт,

Бирде шундый дусларны.

 

 

 

 

 

ШӘҺӘР ТУГАН АВЫЛДАН

 

Сәлам биреп кердем карт авылга,

Сәламемне никтер ул алмый.

Башларын җиргә игән таллары,

Тоныкланган сулары таный.

Соңгы сулышында яткан авыл

Яралы йөрәгемне талый.

 

Бетеп барган Бәргәр авылында

Яшьтәш өянкеләр янтайган.

Ерымнары да тирәнәйгәннәр,

Усак-каеннары картайган.

 

Карлыгачлар авылны ташлаган.

Чишмәләрнең җырлары тынган.

Шәһәр, мәрхәмәтеңнән ташлама,

Син үзең дә авылдан туган.

 

Еллап түгел, көнләп үсә шәһәр.

Күбәя анда күшәүчеләр.

Сүнеп бетеп барган авылларда

Азая һаман эшләүчеләр.

 

Авылда калган ике-өч мужик

Иртән торып балчык изәләр,

Шәһәрдә яшәгән тук түрәдән

Файда юк икәнен сизәләр.

(Ә соң өметләрен өзәләр.)

 

Салалардан туалар калалар.

Баксаң, шәһәр – авыл баласы.

Бу баланың иманы бар булса,

Онытмаска тиеш анасын.

 

 

 Из сборника "Дусларга"

 

ДУСЛАРГА

 

«Гафү итәрсезме, чәчәкләр?»

җыентыгы чыгу уңаеннан. 25.09.2003

 

Тормыш карасына манып,

Шигырь яза алмадым.

Язмыш көйләргә өйрәтте,

Җырларсыз да калмадым.

 

Хисләремә сукмак салды

«Яңарыш»ым – юлдашым;

Мен рәхмәт, аннан башланды

Шигърияткә юл башым.

 

Көзгә калып салган сукмак

Өметкә җиткерерме?

Гүзәллекне соңлап күрдем…

Чәчәкләр кичерерме?

 

Хыялларым, өметләрем

Соңарып чәчәк атты.

Бүген… юлга сузылып төшөп,

Сары көз килеп ятты.

 

Яңа нота өстәр идем

Ноталар станына,

Өлгерерменме көйләргә…

Юл калды кыска гына.

 

Иөрәктән, күңел түреннән

Шигырьләр – бүләкләрем;

Дусларым, сезгә исәнлек,

Иминлек – теләкләрем.

 

ЛАЙМЫТАМАКТА МӘЧЕТ АЧЫЛУГА

 

(17.01.09 Мәчет ачылу тантанасына)

 

Лаймытамак туганнарым, шөкер,

Бүген сездә олы тантана;

Авылыгызда мәчет салынды,

Бу иманга юл дип атала.

 

Алланың үзеннән рәхмәт яусын

Изге эшне башкарганнарга;

Савап булыр сәдакалар белән,

Көче белән булышканнарга.

 

Намаз укып һәь догалар кылып,

Бу изге мәчеткә йөрербез;

Рамазан аенда уразалар\ тотып,

Тәңре рәхмәтләрен белербез.

 

Корбан чалып, туган-кардәшләрнең,

Мохтаҗларның кадерен күрербез;

Мәчетебездә вәгазь тыңласак,

Якты булыр иман түребез.

 

Күкләр тыныч булсын.

Мөселманнар кыйбла белсеннәр.

Кылган дога-теләкләребезгә

Фәрештәләр әмин дисеннәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

Архив интернет-выставок

Яндекс.Метрика